498просмотров
43.2%от подписчиков
20 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 548
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын. Дөньялар тынычланып, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Изге Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне арттырсын, йөрәкләребезгә җан җылысы, сөенеч, игелек һәм мәхәббәт нуры өстә¬сен, тормышыгызга - ямь, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык һәм бәрәкәт телим.