Д
Диня Закирова тут❤️💐
@zakirovadinya5.8K подп.
5.5Kпросмотров
95.1%от подписчиков
2 февраля 2026 г.
Score: 6.1K
Догалар кабул була торган кичә! Дүшәмбе,2 февраль көнне, ахшам намазы белән мөбарәк булган Бәраәт кичәсе керә һәм шул рәвештән, сезне,мәчетебездә көтеп калабыз. Бәраәт кичәсе бик фазыйләтле, нурлы кичә. Мөэмин-мөселманнар бу кичәне гамәл-гыйбадәттә, Коръән укып, догалар кылып каршы алалар, чөнки бу кичә - догалар кабул була торган, һәркемнең киләчәк елы билгеләнә торган кичә. Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар кылучы булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булучы шифа сораса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?», – дип әйтер ди. Шулай ук бу кичәдә мөмкинлек булганча 3 Йәсин-шәриф укырга һәм дә һәрбер Йәсин сүрәсен укыганнан соң дога кылырга киңәш ителә. Беренче догада озын гөмер, ике дөнья бәхете, гамәл-гыйбадәттә булуны Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз. Икенче догада бәла-каза, хәвеф-хәтәр, кайгы-хәсрәтләр күрсәтмә дип Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез. Өченче догада кешеләр кулына калдырма дип Раббыбызга ялварабыз! Ләкин кем дә кем мәчеткә килә алмый икән, алар бу гамәл-гыйбадәтне үз йортларында да башкара алалар. Аллаһ Тәгалә һәммәбезгә дә бу мөбарәк булган кичәне гамәл-гыйбадәттә үткәреп, Раббыбызның ризалыгына, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсен! Изге догаларыбыз кабул булсын!
5.5K
просмотров
1484
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @zakirovadinya

Все посты канала →