726просмотров
54.3%от подписчиков
31 января 2026 г.
📷 ФотоScore: 799
Өченче Шигъри слэмның нәтиҗәләре Өченче татарча Шигъри слэмда ясалган чыгышлар төрле: кайчак якты һәм тирән, ә кайчакта юморга бай булды. Финалга 5 шагыйрь чыкты: Алия Гайнуллина, Рузалия Шакирова, Тәнзилә Галимуллина, Зөләйха Камалова, Мәдина Шәйдуллина. Шагыйрьләр дә, шигырьләр дә үзенчәлекле булды, аларга куелган баллар да төрлелеге белән аерылып торды. 📌Беренче урынны «Адымнар» мәктәбе укучысы, 17 яшьлек шагыйрә Мәдинә Шәйдуллина алды.
Аның шигырн сезнең белән дә уртаклашабыз. «и каләм!...»
и каләм!
тынды галәм -
син генә җырлап торасың.
иң куркыныч заманда
син кешене коткарасың.
и каләм!
күпме серләр тапшырдым сиңа гына..
ул мизгелләр хәтеремдә дулкын булып ыргыла.
и каләм! дустымдыр син, җавапсыз булсаң да - дус.
киңәшләрең әле истә:
«һәр михнәттән туры уз».
шулай дигән идең, каләм,
тик кайвакыт булмый шул.
газап көтмәгәндә килә -
шуның белән яман ул.
тик син хаклы...
бер дә борчылма, юк! туры булып узармын.
син янымда булсаң, тугрым, михнәт кинәт узар ул.
и каләм!
тәнсез шәүлә син,
дөньяга ул билгеле..
әмма шәүләң һәр кояштан
миңа йөз кат кадерле!!
и каләм!
җилле төндә
син көйләп йоклатасың,
хәсрәткә батам дигән дә
йөрәгемә кереп туласың.
и каләм!
тынды галәм - син генә моңлап торасың.
иң карангы вакытларда
син җанымны коткарасың... 💬 Без Мәдинәне ихластан котлыйбыз һәм аңа күп уңышлар телибез. Сүз уңаеннан, аңа Йөземинка брендыннан Хәсән Туфанның шигъри юллары язылган, бу шигъри слэм өчен махсус эшләнгән мерч та бүләк ителде. 21 февральдә барыгызны да чираттагы «Ачык микрофон»да көтәбез. Анда без Шигъри слэмнарда катнашучыларның шигырьләреннән тупланган кечкенә җыентыгыбызны тәкъдим итәрбез. @tatbookhouse