Я
Яшел Узэн Медиа🗞
@yasheluzan2.3K подп.
82просмотров
3.6%от подписчиков
30 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 90
📢 «Яшел Үзән» шигырь бәйгесе игълан итә! Апрель – шигърият, Тукай ае. Табигать уяна, күңелләрдә илһам туа. Шушы матур вакытта «Яшел Үзән» газетасы укучылары арасында шигырь язучылар бәйгесе игълан итә. ✅Бәйгенең төп максаты – туган телебезне саклау, үстерү һәм аның матурлыгын яшь буынга җиткерү. Татар теле – безнең рухи хәзинәбез, күңел көзгесе. Юкка гына: «Туган тел – халыкның җаны», «Тел – милләтнең йөрәге», «Тел яшәсә – милләт яши» дип әйтмиләр. ✍️Әгәр сез шигырь язарга яратасыз, күңелегездә туган уй-хисләрне шигъри юлларга саласыз икән – бу бәйге нәкъ сезнең өчен! 🏆Иң оста 10 авторны матур бүләкләр көтә. 📰Җиңүчеләрнең шигырьләре «Яшел Үзән» газетасы битләрендә басылып чыгачак. Туган телебезнең гүзәллеген бергәләп саклыйк, үстерик һәм киләчәк буыннарга җиткерик! Илһамыгызны безнең белән уртаклашыгыз – шигырьләрегезне көтеп калабыз! ✨ Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Иҗат җимешләрегезне МАX мессенджерына 89274138343 телефонына юллагыз. 📲Мах | 💬Тг | 📱 Вк |
82
просмотров
978
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @yasheluzan

Все посты канала →
📢 «Яшел Үзән» шигырь бәйгесе игълан итә! Апрель – шигърият, — @yasheluzan | PostSniper