83просмотров
16.0%от подписчиков
25 марта 2026 г.
🎬 ВидеоScore: 91
Ваһапов фестиваленең тәүге гран-при иясе Филүс Каһиров эволюциясе😍 Филүс турында берничә факт, кайсысы ялган дип уйлыйсыз?🤔 1. Тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районы Килим авылыннан. 2. Башта Октябрьскида музыка училищесында укый, аннары Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина классында белем ала. 3. Р. Ваһапов фестивале конкурсында Гран-при бүләге – җиделе «Жигули» ачкычын Илһам Шакиров тапшыра: «Үткәндә-сүткәндә мине дә утыртырсың!» – ди. 4. Филүс тәүге концертын 19 яшендә оештыра. 5. 4. Берара модага ияреп, чәчен үстереп, алга тарап йөргәнгә «чуаш малае» дигән кушамат тагалар. Сүз уңаеннан, Ваһапов фестивале конкурсына гаризалар кабул итү 30 мартка кадәр дәвам итә. Тулырак - монда