346просмотров
67.1%от подписчиков
19 марта 2026 г.
stats📷 ФотоScore: 381
Әсселәмү'әлейкум вә рахмәтуллаһи вә бәракатух хөрмәтле дин кардәшләрем, авылдашларым, дусларым, туганнарым!
Изге бәйрәм — Ураза Гаете мөбарәк булсын! Әле кичә генә көтеп алып беренче көне булган Рамазан аеның бу елда ахыргы көнедә китеп бара. Үзе генә түгел, алып китә бәрәкәт иңдерә торган сәхәрләребезне, мәчет тутырып намаз укучы җәмәгатьне, җанга рәхәт бирә торган тәрәвихларыбызны, бу айга гына хас булган имамга оеп укый торган витр намазларын... Йә Раббым Аллаһ! Һәрберебезгә дә бәхетле киләчәк, матур тормыш насыйп итсәң иде…
Аллаһы Тәгалә Рамадан аенда тоткан уразаларыбызны кабул кылып, күңелләребезне иман нуры белән баетсын, барчабызга да хәерле, имин тормышлар насыйп итсен, җаныбызга нур, күңелгә яктылык, саулык, йортка иминлек, ризыкка бәрәкәт бирсен! Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык насыйп итсен! Кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, күңелләребез тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак янда булсын!
Көннәребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын! Әмин!