580просмотров
55.2%от подписчиков
1 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 638
ӘЙТ ӘНИ Яланаяк зәңгәр күзле сабый Бу тормышта бик күпне аңламый. Ул, дөньяда барысын белүче Әнисеннән кабат-кабат сорый. Нигә, әни, бу күкләр гел зәңгәр, Нигә сары икән бу бәбкәләр? Ник кайнар кояш, нигә салкын ай, Ник кычыткан авырттыра шулай? Әйт әле, әни, кая китәләр, Бик картайгач бабайлар-әбиләр? Нигә, әни, пешерә бу ялкын, Нигә җәйләр җылы, кышын салкын? Ник бу абый безнеңчә сөйләми, Нигә этләр урманда яшәми? Бу кибеттә нәрсәләр саталар, Ник төннәрен йокларга яталар? Каян кайта, бу кошлар яз көне, Кем зәңгәргә буяган бу күлне? Син кушмасаң, мин чыкмам уйнарга, Тик, әнием, беркайчан картайма! Нигә, әни, кошларга аталар? Нигә, әни, бу өйне ваталар? Нигә җирдә йоклаган бу абый? Һаман сорый, һаман сорый сабый.. Нәрсә яхшы була? Нәрсә начар? Кай тарафка илтә кайсы юллар? Һәр сорауга җаваплар бирергә, Тик әниләр барысын да белә… Әйт әле, әни, нигә кешеләр Кайчакларда бер ялгыз яшиләр? Яланаяк зәңгәр күзле бала Әзерләнә тормышка атларга. Тел очына сораулар эленгән, Иң беренче җаваплар әнидән. Нигә төнлә биклиләр ишекне? Нигә әни еладың бер көнне? Кай җирләрдән алдыгыз сез мине? Безнең әти яратамы сине? Кайчакта мин караңгыдан куркам, Мин, әнием, сине бик яратам! Илфак Шиһапов көе һәм сүзләре Сүзлек: яланаяк - босоногий зәңгәр күзле - голубоглазый сабый - малыш тормыш - жизнь аңларга - понимать дөнья - мир барысын белүче - всезнающий кабат-кабат - раз за разом сорарга - спрашивать күк - небо бәбкә - детеныш кайнар - горячий салкын - холодный кычыткан - крапива авырттыра - причиняет боль картайгач - постарев ялкын - пламя сөйләргә - говорить урман - лес кибет - магазин сатарга - продавать йокларга ята - ложится спать буяган - раскрасил күл - озеро кушарга - повелеть чыгу - выход беркайчан - никогда картайма - не старей кош - птица атарга - стрелять ватарга - ломать Һаман - всегда тараф - сторона илтә - ведет кайчакта - иногда ялгыз - одинокий әзерләнә - готовится тел очына - на кончике языка эленгән - повешен бикли - запирает ишек -дверь еларга - плакать караңгы - темно курку - страх яратам - люблю #Шигапов #татарский
580
просмотров
2062
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @umarta_tatar

Все посты канала →
ӘЙТ ӘНИ Яланаяк зәңгәр күзле сабый Бу тормышта бик күпне аңл — @umarta_tatar | PostSniper