35просмотров
10.1%от подписчиков
24 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 39
‼️ Дуслар, бик мөһим хәбәр! «Сакла» порталындагы «Видео» бүлегенә 2026 елның яңа видеокомикслары куелды.
Әлеге видеокомикслар күңел ачу чарасы гына түгел, ә һичшиксез һәркем карарга тиешле бик гыйбрәтле сабак та.
Машина юлына чыккач, без инде малай яки кыз гына булып калмыйча- җәяүлегә әйләнәбез. Ә җәяүлеләрнең гомерен саклап кала торган суперкагыйдә бар.
Комикс геройларына карап нишләргә кирәк?
Игътибар белән карагыз һәм истә калдырыгыз:
1️⃣ Музыка яңгырап торган колакчыннармы? Юлга чыккансың икән, яраткан плейлистың кесәдә сабыр гына көтеп торачак. Колакчыннарны алып куябыз!
2️⃣ Телефон? Социаль челтәрдәге кызыклы пост яки хәбәр бер минут көтә дә ала. Телефон да кесәгә шудырыла. 3️⃣Як-ягыбызга карыйбыз! Юлга аяк басканчы, машина йөртүчеләрнең сине күрүенә, ә үзеңнең юлны яхшы күрә алуыңа инанырга кирәк. Башта – сулга, аннары уңга карыйбыз, шуннан янә сулга карыйбыз. Исегездә тотыгыз: гомерегез теләсә кайсы хәбәрдән, лайктан яисә иң матур җырдан кадерлерәк.📢