Т
ТАТАР КЫЗЫ
@tatarkizi_official888 подп.
719просмотров
81.0%от подписчиков
2 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 791
Бүген Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, режиссер, хореография буенча педагог Айрат Хәмитов туган көнен билгеләп үтә! Сезнең күпьеллык иҗади хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз һәм милли сәнгатькә булган чиксез мәхәббәтегез татар хореографиясен үстерүгә зур өлеш кертә. Сез тәрбияләгән шәкертләр, сәхнәгә куйган күркәм биюләр һәм тамашачы күңеленә үтеп кергән чыгышлар – талантыгыз һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бетмәс-төкәнмәс илһам, яңадан-яңа иҗади уңышлар һәм зур казанышлар телибез. Милли сәнгатебезне үстерү юлындагы эшегез һәрвакыт югары бәяләнсен, ә хезмәтегез шатлык һәм канәгатьлек китерсен! ❤️— котлау өчен
719
просмотров
781
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @tatarkizi_official

Все посты канала →
Бүген Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республика — @tatarkizi_official | PostSniper