3.0Kпросмотров
50.2%от подписчиков
25 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 3.4K
😍 Алия Карачурина-Төхвәтуллина Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек була👍👏 Мин бу бүләкне зур рәхмәт һәм йөрәгемдәге тирән дулкынлану белән кабул итәм.
Бу исем артында — еллар буе тырыш хезмәт, сәхнә, чыгыш алдыннан дулкынлану, үз эшемә һәм тамашачыма булган чиксез мәхәббәт тора. Гаиләмә рәхмәт — ышанычыгыз, терәгегез һәм сабырлыгыгыз өчен.
Аеруча тормыш иптәшемә, Ришатка рәхмәт — мине канатландырып торган, терәк булганы өчен.
Һәм, әлбәттә, һәр тамашачыма рәхмәт — сәхнәдән тоелган җылыгыз, алкышларыгыз һәм мәхәббәтегез өчен. Аерым рәхмәтемне Татарстан Республикасы Рәисе
Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка җиткерәм — игътибарыгыз, ышанычыгыз һәм сәнгатькә күрсәткән хөрмәтегез өчен. Фазлеева Ләйлә Ринатовнага да бик зур рәхмәтләрем! Бу минем өчен гади исем генә түгел —
ул җаваплылык, алга таба үсәргә, иҗат итәргә һәм үз сәнгатем белән бүлешергә көч бирүче этәргеч. Үз эшемә һәм сезнең һәрберегезгә мәхәббәт белән 🤍
В этот праздничный день — День работника культуры — мне выпала высокая честь получить звание
Заслуженного артиста Республики Татарстан!
- ди җырчы шатлыгы белән уртаклашым✔️ 🫦 Котлыйбыз, дәвамлы уңышлар булсын👍 🔤AXка языл 📲