173просмотров
12.4%от подписчиков
20 марта 2026 г.
statsScore: 190
Сәгыйть Сүнчәләй, 1912 ел, 30 сентябрь. «Гаедтән чыктым да Тукайга дип “Болгар”га кердем. Сәгать тугызлар булгандыр. Тукай гади көннәрне сәгать уникесез тормый торган иде. Бу көндә ихтимал йоклап ятадыр – уяна алмагандыр дип сүи зан (начар уй) белән ишеге турысына туктадым.
Йоклый булса фәлән, уянмасын дип, ишеген әкрен генә төртеп караган идем – ул әчелде китте.
Керсәм – Тукай өстәле катына, караватына утырган. Яңа күлмәк кигән, кәләпүштән, алдында Кәлям шәриф, бүлмәсе ару: Өстәле! Өстәле!
Өстәле өстендә күңелең ни тели – төрле-төрле нигъмәтләр: печеньелар, конфетлар, алма, йөзем, ландриннар, тагын әллә ниләр, әллә ниләр тезелгән. Көмеш кебек самавыр күңелле – бәйрәмчә кайнап тора».