1.7Kпросмотров
28 ноября 2024 г.
stats🎬 ВидеоScore: 1.9K
20 ноябрь көнне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә балаларның яраткан шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның «Күчтәнәч», «Малай-шалайлар», «Мөгезборын белән озынборын», «Энекәш кирәк миңа», «Әни, мин көчек күрдем» китапларын тәкъдим итү кичәсе узды. Чара Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халыкара Г-Х. Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның иҗатына багышланды. Китапларны тәкъдим итү, танылган язучыларның, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләренең, туганнарының һәм балаларының Роберт Миңнуллин турында җылы истәлекләре, балалар чыгышлары чараның төп асылы булды. Кичә бик җылы һәм җанлы узды, иң якты хис-кичерешләр һәм онытылмаслык мизгелләр калдырды. Зур чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.🎉
1.7K
просмотров
899
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @robertminnullin

Все посты канала →
20 ноябрь көнне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балал — @robertminnullin | PostSniper