351просмотров
51.0%от подписчиков
20 февраля 2026 г.
Score: 386
"ТУГАН ТЕЛЕМ – ИРКӘ ГӨЛЕМ" ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘСЕ БЕРЕЗНЯКТА Шушы көннәрдә Березняк мәдәният йорты каршында эшләп килүче балалар берләшмәләре катнашында, Туган тел көне уңаеннан, "Туган телем – иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Әлеге чара туган телебезгә, аның байлыгына һәм матурлыгына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Кичәдә яшь катнашучылар, сәхнәгә чыгып, туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар һәм тематик чыгышлар әзерләделәр. Балаларның чыгышларында татар телебезнең никадәр кадерле һәм мөһим булуы ачык чагылыш тапты. Тамашачылар да, балаларның тырышлыгын һәм сәләтен күреп, җылы алкышлары белән хуплап тордылар. Кичә ахырында, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның һәркемгә таныш булган "И Туган тел" җыры яңгырады. Бу җыр, кичәнең кульминациясе булып, һәр татар баласының күңеленә үтеп кереп, туган телгә булган мәхәббәтне һәм горурлык хисен тагын да ныгытты. Әлеге чара Березняк балаларының туган телгә булган җылы мөнәсәбәтен күрсәтеп, аның киләчәгенә өмет уятты.
351
просмотров
1046
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @rdkkukmor

Все посты канала →