706просмотров
12 августа 2025 г.
📷 ФотоScore: 777
🔥Дүшәмбенең матур яңалыгы «Татарларда Сабантуй» Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгене "Миллиард.Татар" басмасы "Интертат" электрон газетасы белән берлектә үткәрде. Без җиңүчеләрне игълан итәбез. «Видео» номинациясе: 🥇 1 урын — Юлия Әхмәдишина (Свердловск өлкәсендәге Сабантуй) 🥈 2 урын — Илүзә Исхакова (Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе) "Фото" номинациясе: 🥇 1 урын - Римма Сибгатуллина – (Татарстанның Биектау районы Коркачык авылындагы балалар Сабан туе) "Фото" номинациясендә "Интертат"тан махсус бүләк - Рәсим Минһаҗетдин (Татарстанның Нурлат районы Кычытканлы авылы Сабан туе) Бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән йөздән артык фото килде. Аларның барысын да "Вконтакте"дагы төркемдә карап була.