121просмотров
17.7%от подписчиков
28 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 133
🚀 «Офык» командасын «ТехноУеннар»да абсолют җиңү белән котлыйбыз! 28 мартта Мамадыш шәһәрендә Техник иҗатның «ТехноУеннар» дип исемләнгән ачык бәйгесе узды. Анда Мөслим, Мамадыш, Кукмара, Саба һәм Теләче районнарыннан 9 команда катнашты. 🌟 Безнең батырлар — «Офык» командасы 1 УРЫННЫ яулады һәм АБСОЛЮТ ҖИҢҮЧЕ булды! Команда составы: 🔹 Лошкарев Илья 🔹 Шауберт Максим 🔹 Шаяхметов Булат 🔹 Гыйльметдинов Амирхан Чемпионнарны әзерләгән педагоглар: 🔸 Бадртдинов Аяз Камил улы 🔸 Бадртдинова Лилия Самигулла кызы Егетләр квестның барлык этапларын уңышлы үттеләр: драгстер җыйдылар, Да Винчи күпере кордылар, авиа-сугышта катнаштылар һәм ракеталар очырдылар. Аларның осталыгы, команда белән эшли белүе һәм техник тапкырлыгы көндәшләргә бер дә мөмкинлек калдырмады! Безнең яшь инженерлар белән горурланабыз һәм яңа җиңүләр телибез! 🏆💪
121
просмотров
831
символов
Да
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @officialMuslumovo

Все посты канала →
🚀 «Офык» командасын «ТехноУеннар»да абсолют җиңү белән котл — @officialMuslumovo | PostSniper