651просмотров
22.1%от подписчиков
28 марта 2026 г.
stats📷 ФотоScore: 716
2026 елның 26 мартыннан 27 мартына кадәр Казанның Вахитов районындагы К.Насыйри исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 80 нче урта гомумбелем бирү татар-рус мәктәбе базасында белем бирү оешмаларының һәм якшәмбе мәктәпләренең туган телләре укытучылары бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уздырылды.
Конкурсның максаты - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату. Ике көн дәвамында 50 укытучы мастер-классларда, проект эшләрендә һәм түгәрәк өстәлдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә заманча технологияләр турында фикер алыштылар. 📍Озын Куак мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Таҗетдинова туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды. Гөлнара Шәйхулла кызын һөнәри бәйгедә җиңүе белән котлыйбыз, аңа алга таба да яңа җиңүләр, үз көченә ышаныч һәм һәр башлангычта уңышлар телибез!