1.1Kпросмотров
91.7%от подписчиков
13 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 1.2K
📖✨ «Сабантуй» журналы — Гимназиябездә кунакта! ✨📖 Бүген безнең Гимназия 180-дә чын бәйрәм! 🥳 Безгә кунакка яраткан балалар басмасы — «Сабантуй» журналы редакциясе вәкилләре килде. Матур бизәкле, кызыклы эчтәлекле журнал-күчтәнәчләре белән Таңсылу Муллануровна Мустафина һәм Илсөяр Илгизәровна Галиева очрашуны онытылмаслык иттеләр ✨ Очрашу барышында укучыларыбыз: 📜 Журналның данлы тарихы һәм бүгенге саннары белән таныштылар;
🧩 Г. Тукай иҗатына багышланган ребуслар һәм кызыклы биремнәр чиштеләр;
📚 Сәләтле яшьтәшләренең хикәя һәм шигырьләрен укып сокландылар «Кунак аша кара-каршы!» — ди татар халык мәкале. Укучыларыбыз да кунакларны үзләренең иҗатлары белән сөендерделәр Очрашуда катнашкан һәр бала журналдан истәлекле бүләкләр алды. 🎁 Без укучыларыбызның иҗатларын «Сабантуй» битләрендә күрергә түземсезлек белән көтәбез! ✨ #Гимназия180 #Мирас180 #СабантуйЖурналы #Сабантуй #НашиГости #ТворчествоГимназистов #ТуганТел #Татарстан