М
Минкульт Татарстана
@mincult_rt6.1K подп.
409просмотров
6.7%от подписчиков
27 марта 2026 г.
stats📷 ФотоScore: 450
🎭 Татар театрының 120-еллык юбилее кысаларында чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» конкурсы игълан ителә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» премиясенә конкурс игълан итәләр. Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла. 📆 Пьесалар конкурска 2026 елның 1 апреленнән 15 сентябренә кадәр кабул ителә. 📞 Өстәмә белешмәләрне 8 (843) 222-88-24 телефоны буенча яисә ntp@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.
409
просмотров
769
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @mincult_rt

Все посты канала →
🎭 Татар театрының 120-еллык юбилее кысаларында чираттагы «Я — @mincult_rt | PostSniper