М
Марсель Шайдуллин
@marsel_shaydullin_official1.6K подп.
272просмотров
16.8%от подписчиков
27 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 299
Бүген без күренекле шагыйрә, татар эстрадасының күп кенә популяр җырлары авторы, якташыбыз Гөлчәчәк Садретдинованы юбилее белән котладык. Татар сүзен, шигъриятне, милли рухны саклаучы иҗат кешеләре бер төркем булып, Гөлчәчәк ханымга хөрмәтен белдерергә килде. Гөлчәчәк Садретдинова — татар шигъриятендә үз урынын алган, җыр сүзләре белән милли эстрадабызны баеткан шәхес. Аның шигырьләре буыннарны бәйли, йөрәкләргә үтеп керә. Шагыйрьләр бердәмлегенең аны котларга килүе — чын иҗади дуслык, хөрмәт һәм бердәмлек үрнәге. Гөлчәчәк ханымга сәламәтлек, озын гомер, якыннарының кадер-хөрмәте һәм яңа иҗади уңышлар телим.
272
просмотров
618
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @marsel_shaydullin_official

Все посты канала →
Бүген без күренекле шагыйрә, татар эстрадасының күп кенә поп — @marsel_shaydullin_official | PostSniper