121просмотров
5.1%от подписчиков
30 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 133
Сыерчыкларыбыз Сыерчыклар кайтып җитеп,
Ояларга урнашты.
Хәзер алар туган җирдә,
Хыялы чынга ашты. Арып-талып ераклардан,
Сагынышып кайттылар.
Туып үскән нигез йортында,
Җан тынычлыгын таптылар. Кадерле кошларыбызга,
Яңа тормыш башлана.
Яраткан кошчыкларыма,
Шигьри юллар багышлана. Йомырка салып,бала чыгару,
Көн озын азык ташу.
Туңмасын дип сабыйларын,
Ышыклап кочып алу. Нәни генә булсаларда,
Аң белем, зирәк акыл!
Кошларыбыз тугры дуслар,
Барсыда матур асыл. Үзгәчә моңлы тавыштан,
Сайрашып утыралар.
Тирә-юньнне моңга төреп,
Шатланышалар алар. Сайравы күңелгә дәва,
Җанга шифасын сала.
Иллаһи көчләрне өстәп,
Йөрәкне биләп ала. Үсә төшкәч балаларын,
Очарга өйрәтәләр.
Туган җирдән аерылып,
Үскәч очып китәләр. Илгә тынычлык,җанга тынлык,
Безгә алып кайтыгыз.
Тынычлыкны табып җаннар,
Яшәү язсын кайгысыз. Кошлар гомере очып үтә,
Кайталар да китәләр.
Иксез-чиксез галәм буйлап,
Гел хәрәкәт итәләр. Очыгыз кошлар очыгыз,
Канатларыгыз талмасын.
Көч-егәрләр Показать полностью... ✅ Подписаться l Мы в Max