12просмотров
6.1%от подписчиков
30 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 13
📖 «Укыйм» интеллектуаль китап клубында Урта гасырларда язылган «Кисекбаш» дастаны турында сөйләшәчәкбез «Кисекбаш китабы» — татар әдәбиятының борынгы һәм гаять кызыклы ядкәрләренең берсе. Әсәрдә яхшылык белән яманлык көрәше, иман ныклыгы, гаделлек һәм рухи көч мәсьәләләре күтәрелә. Бу очрашуда без дастанның сюжеты, образлары һәм аның татар мәдәниятендәге урыны турында сөйләшербез. Әсәрнең электрон варианты һәм очрашу турында өстәмә мәгълүматны клубның телеграм әңгәмәсендә таба аласыз. «Укыйм» — Татар китабы йортында 2025 елда оешкан интеллектуаль уку җәмгыяте. Без зыялы мохиттә дөнья һәм татар әдәбиятының үзенчәлекле әсәрләре белән танышабыз һәм фикер алышабыз. Клубның модераторы — музей мөдире, тәрҗемәче һәм публицист Айдар Шәйхин. 2 апрель, 18:30. Катнашу өчен музей билетларын алырга кирәк (150-300 сум) Островского, 15.
12
просмотров
839
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @kultpohod_kazan

Все посты канала →
📖 «Укыйм» интеллектуаль китап клубында Урта гасырларда языл — @kultpohod_kazan | PostSniper