К
Коран 51:55❤
@koran51_554.0K подп.
436просмотров
10.9%от подписчиков
27 марта 2026 г.
statsScore: 480
91. Зүл-карнәенне мәшрыйкка ирештерүе дә мәгърибкә ирештерүе кебидер. Зул-карнәен кулында булган гаскәр, корал вә башка нәрсәләрне белем белән ихата кылдык. 92. Соңра янә алып барып җиткерә торган сәбәпкә иярде. 93. Хәтта ике тау арасына ирешкәндә шул ике тау алдында бер төрле кавемгә юлыкты, ул кавем белән бик авырлык илә генә аңлаштылар. 94. Алар әйттеләр: “Ий Зүл-карнәен, шушы ике тау арасында яшәгән Йәэҗүҗ вә Мәэҗүҗ кавеме җир өстендә төрле фәсәдләрне кылалар, безгә зарар ирештерәләр, алар белән безнең уртабызга, шушы ике тау арасына бөек дивар (плотина) корсаң, без сиңа хезмәт хакын түләр идек”. 95. Зүл-карнәен әйтте: “Раббым миңа биргән гыйлем хикмәте сез бирә торган малдан хәерлерәктер, сездән мал алмыйм, миңа фәкать кул көче белән ярдәм итәрсез, Аллаһ ризасы өчен мин сезнең белән алар арасына тау кеби койма ясап бирермен. 96. Инде миңа иске тимер кисәкләрен китерегез! Ике тау арасына тимерләрне утыннар белән аралаштырып, тау биеклегендә өйделәр, инде яндырып утыннарның көлен очырыгыз диде. Хәтта утыннар каты янып тимерләр эреп ут кеби булгач әйтте: “Миңа эрегән бакыр китерегез эрегән тимер өстенә коярмын”. 97. Йәэҗүҗ, Мәэҗүҗ бу дивардан чыгарга кадир булмаслар вә тимер илә бакырдан ясалуы өчен аны тишеп чыгарга да көчләре җитмәс. 98. Зүл-карнәен әйтте: “Бу диварны сезгә ясап бирмәклегем Раббымнан рәхмәттер. Раббым вәгъдә кылган кыямәт килсә, Ул без ясаган диварны җир белән тигезләп тузан кыйлыр, Раббымның вәгъдәсе хак булды”. 99. Йәэҗүҗ, Мәэҗүҗнең чыккан көнеңдә аларны бер-берсе илә аралаштырып кайнаган су кеби кылырбыз. Кубарылмак өчен сурга өрелсә барча кешеләрне хисаб өчен мәхшәргә җыярбыз. 100. Кыямәт көнеңдә җәһәннәмне кәферләргә бик якын итеп гарыз кылырбыз. 101. Дөньяда вакытта аларның күзләре Минем вәгазем булган Коръәннән пәрдәләнгән иде һәм хак булган Коръән сүзләрен ишетергә дә кадир түгел иделәр. 102. Әйә мөшрикләр, Безнең колларыбыз фәрештә, Гыйса, Гозәерләрне мәгъбуд тотып та ул коллар аларга ярдәм итәрләр дип уйлыйлармы? Тәхкыйк Без җәһәннәмне кәферләр өчен иңәчәк урын кылдык. 103. Әйт: “Әйә мин сезгә хәбәр биримме гамәлдә алданучырак каты хәсрәткә тиешлерәк кешеләрдән. 104. Ул алданучы кешеләрнең дөньяда гамәлләре батыл булды, ягъни барча эшләре Аллаһуга каршы булды, шулай булса да яхшы эш эшлибез, изге гамәл кылабыз дип уйлыйлар”. 105. Ул алданучылар Раббиларының аятьләренә һәм кубарылып Аллаһуга юлкуга ышанмадылар, һәм аларның барча гамәлләре юкка чыкты, кыямәт көнендә алар өчен үлчәү куймабыз чөнки үлчәргә саваплары булмас. 106. Бу – җәһәннәм аларга тиешле булды кәфер булганнары өчен һәм аятьләребезне вә рәсүлләребезне мәсхәрә кылганнары өчен. 107. Дөреслектә иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә Фирдәүс җәннәте иңә торган кунак йорты булыр. 108. Ул җәннәттә мәңге булганнары хәлдә аннан башка урынга күчүне теләмәсләр. 109. Әйт кешеләргә: “Әгәр диңгез суы яза торган кара булса, Раббымның гыйлем, хикмәт сүзләрен язмак өчен, әлбәттә, диңгез бетәр иде Раббымның гыйлем, хикмәт сүзләре бетүдән элек, әгәр ул диңгез хәтле янә диңгезләрне кара ясасак та”. 110. Әйт: “Мин сезнең кеби бер инсанмын, миңа Аллаһудан вәхий булды сезнең Илаһәгез – барча вөҗудкә бер генә Илаһә дип. Әгәр берәү Раббысына яхшы хәлдә юлыкмакны теләсә, ул кеше яхшы эшләрне эшләсен, изге гамәлләрне кылсын, әмма Раббысына гына тиешле булган гыйбрәтенә һичкемне шәрик-тиңдәш кылмасын!”
436
просмотров
3377
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @koran51_55

Все посты канала →
91. Зүл-карнәенне мәшрыйкка ирештерүе дә мәгърибкә ирештерүе — @koran51_55 | PostSniper