90просмотров
11.1%от подписчиков
25 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 99
Шагыйрь һәм публицист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Әхәт улы Рәшитнең (Рәшитовның)тууына 90 ел (1936–2020) 1936 елның 25 мартында Татарстан АССРның Буа районы Яңа Чәчкап авылында колхозчы гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, туган авылында җидееллык, күрше Олы Тархан авылында һәм Буада урта белем алгач, ул1954 елда Казан дәүләт университетына укырга керә. 1960 елдан Татарстанның Апас район газетасында, 1961 елдан Казан һәм Лениногорск телевидение студияләрендә, 1968 елдан Казан шәһәрендәге төрле матбугат органнарында эшли. 1976 елдан ул Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубы директоры, 1988 елдан Татарстан радиосында мөхәррир булып эшли. Әхмәт Рәшитовның «Ясалма кеше» исемле беренче шигыре 1952 елда «Чаян» журналында басыла. Нигездә публицистик поэзия өлкәсендә эшләүче шагыйрь берничә күләмле поэма, «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк» кебек популяр җырлар иҗат итә, күп кенә шигъри җыентыклар бастырып чыгарды.
90
просмотров
1008
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @iyali12

Все посты канала →
Шагыйрь һәм публицист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткә — @iyali12 | PostSniper