105просмотров
13.0%от подписчиков
23 марта 2026 г.
statsScore: 116
18 марттан алып 21 мартка кадәр Владимир шәһәрендә VI Бөтенроссия фольклорчылар конгрессы узды. Дүрт ел саен уздырыла торган әлеге зур фәнни чара В.Д.Поленов ис. Россия Дәүләт Халык иҗаты йорты (ГРДНТ) һәм Владимир өлкәсе халык иҗаты үзәге тарафыннан оештырылды. Россиянең 50 регионыннан, 15 якын һәм ерак чит илләрдән барлыгы 200 галимне - халык мәдәниятен өйрәнүчеләрне үзенә җыйган әлеге фәнни форумда ТФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан да белгечләр чакырылган иде. Халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Дәүләтшина Ләйлә Хәсән кызы, халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, доцент, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Мөхәммәтҗанова Лилия Хатип кызы, халык иҗаты бүлеге аспиранты Динмөхәммәтова Лидия Илдар кызы һәм Сәнгать үзәге фәнни хезмәткәре Юнусова Гүзәл Фәйзрахман кызы, Владимир шәһәренә барып, Конгресс эшендә актив катнаштылар, секция утырышында модераторлык иттеләр (Л. Х. Мөхәммәтҗанова), һәркайсы үзләренең докладлары белән чыгыш ясадылар. Фольклорчылар конгрессының быелгысы Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үтте.
105
просмотров
1129
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @iyali12

Все посты канала →
18 марттан алып 21 мартка кадәр Владимир шәһәрендә VI Бөтенр — @iyali12 | PostSniper