346просмотров
8.2%от подписчиков
27 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 381
Татарча Коръән тәфсире: перевод суры «Ибрахим» - «Ибраһим» сүрәсе (52 аята) «14. Сура Ибрахим - Мекканская, 52 аята. С именем Аллаха Милостивого [ко всем на этом свете], Милующего [лишь верующих на том свете]. 1. Алиф. Лям. Ра. [Эта] Книга [Куръан] – Мы ниспослали ее тебе, чтобы ты вывел людей из мрака [неверия, заблуждения и невежества] к свету [веры] с разрешения их Господа – на путь Достойного, Хвалимого. 2. [На путь] Аллаха, Которому принадлежит все, что на небесах и на земле. Горе неверующим от сурового наказания! 3. Они предпочитают [короткую] земную жизнь вечной, сталкивают [людей] с пути Аллаха [мешают следовать истинной религии] и ищут ложный путь [удовлетворяющий их грязные души]. Они – в глубоком заблуждении. 4. Все посланники, которых Мы отправляли [к людям], говорили на языке своего народа, чтобы объяснить им [положения религии Аллаха]. Аллах сбивает [с истинного пути], кого пожелает, и наставляет, кого пожелает. И Он – Достойный, Мудрый. 5. И Мы отправили Мусу [в качестве пророка] с Нашими знамениями [и чудесами, приказав ему]: «Выведи свой народ из мрака [неверия] к свету [веры] и напомни им дни Аллаха [расскажи поучительные истории о народах прошлого – о милости Аллаха к ним и о суровой каре для неверующих]». Поистине, в этом [напоминании] – знамения для каждого терпеливого и благодарного [верующего]. 14. Ибраһим сүрәсе - Мәккә чоры, 52 аять Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән! 1. Әлиф ләәәм раа. Раббыларының рөхсәте белән кешеләрне караңгылыклардан Нурга – [Бөек] Җиңелмәс һәм Мактауга лаеклының юлына – чыгаруың өчен сиңа иңдерелгән [бик бөек] бер китап. 2. Күкләрдә һәм җирдә булган һәрбер нәрсә – Аллаһныкы гына. Кяферләргә бик каты газаплы бер һәлак бар. 3. Ул кешеләр [гади] дөнья тормышын Ахирәттән өстен күрәләр, Аллаһның юлыннан [Исламга кушылуларыннан халыкны] тайпылдыралар һәм аңа [керергә теләүчеләргә киртә куяр өчен] бер хаксызлык [һәм капма-каршылык] эзлиләр. Алар – [хактан] ерак бер адашу эчендә. 4. [Өммәтләргә хөкемнәребезне] Аңлатыр [һәм алар да бүтәннәргә җиткерә алсыннар] өчен, Без һәр пәйгамбәрне үз кавеменең теле белән [сөйләшә торган итеп] җибәрдек. Аллаһ [адашуны сайлаганын белгәне өчен, адашуда кала бирүен] теләгән кешене юлдан яздырыр, [һидаятьне сайлаячагын белеп, туры юлга ирештерергә] теләгәнен һидаятькә ирештерер. Ул – [Бөек] Җиңелмәс, Хикмәт иясе. 5. Без Мусаны да [галәйһиссәлам] аятьләребез белән: «Кавемеңне караңгылыклардан Нурга чыгар һәм Аллаһның [элекке өммәтләргә җибәргән нигъмәт һәм бәлаләре турындагы гыйбрәтле] көннәрен хәтерләт», – дип [кыйбтыйлар белән Исраил улларыннан оешкан кавемгә пәйгамбәр итеп] җибәргән идек. Сабыр иткән һәм шөкер иткән һәр [иманлы] кеше өчен, әлбәттә, монда билгеләр бар». Каждую пятницу – один из праздничных и важных в исламе дней – «Миллиард.Татар» будет публиковать тафсир Корана на русском и татарском языке. Рубрика создана при поддержке Духовного управления мусульман Татарстана. Подробнее: https://milliard.tatar/news/tatarca-koran-tafsire-perevod-sury-ibraxim-ibrahim-surase-52-ayata-9397