775просмотров
26.2%от подписчиков
14 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 853
🧮 Бүген — Пи саны көне π ≈ 3,141592653587923846... Шушы сихри сан турында сезгә квиз әзерләдек. Җавапларны комментка языгыз 👇 1️⃣ Пи саны нәрсәне аңлата? A) Әйләнә мәйданының радиуска нисбәтен
B) Әйләнә озынлыгының диаметрына нисбәтен
C) Радиусның диаметрга нисбәтен 2️⃣ Пи санын ничә ел элек белгәннәр? А) 10 мең ел элек
В) 4 мең ел элек
С) 1 мең ел элек 3️⃣ Пи саны нинди сан? A) Рациональ
B) Иррациональ
C) Табигый 4️⃣ Пи санының унарлы язылышы нинди? A) Ахыры бар, ләкин кабатланмый
B) Ахыры юк һәм кабатланмый
C) Ахыры юк, ләкин кабатлана 5️⃣ Пи саны итеп якынча нинди вакланма еш кулланыла? A) 3/2
B) 22/7
C) 7/3 6️⃣ Пи санының өтердән соң бүгенгә ничә цифры билгеле? А) 127 триллион
В) 314 триллион
С) 538 триллион 7️⃣ Ни өчен Пи саны көне нәкъ 14 мартта билгеләнә? A) Бу көнне π саны ачылган
B) Бу дата 3,14 санына туры килә
C) Бу математиклар конгрессы көне 8️⃣ Кайсы мәшһүр галим 14 мартта туган? A) Исаак Ньютон
B) Альберт Эйнштейн
C) Галилео Галилей #фәнни_календарь #пи_саны_көне #квиз TatSoft | Каналга язылу