1.9Kпросмотров
48.2%от подписчиков
9 февраля 2026 г.
📷 ФотоScore: 2.1K
📿🤲Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде.
🌙Җәмәгать алдында хәзрәтләр Рамазан-шәриф ае, Кадер кичәсенең фазыйләтләре, шулай ук ураза тоту, гыйбадәт кылу, Коръәнне өйрәнү һәм укуның мөһимлеге хакында сөйләде.
☪️🕌📿“Гыйлем мәҗлесләре” очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында вәгазьләр укый һәм көнүзәк сорауларга җаваплар бирә: гаиләдәге вазифалар, иман ныклыгы, бала тәрбияләү, шәригать кануннарын үтәү һ.б.