557просмотров
50.5%от подписчиков
20 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 613
Ураза гаете мөбарәк булсын! 😌✨🫶🏻
Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәлләребезне кабул итсен! Хата-кимчелекләр булса, үзе дөресләп кабул итсен! Белеп кылган, белми кылган гөнаһларыбызны кичерсен!
Һәр йортка, һәр гаиләгә бәхет, бәрәкәт биреп, үз нуры белән нурландырсын! 🤲 Һәрберебезгә иман байлыгы, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, өлфәт мәхәббәт, хәерле озын тигез гомерләр бүләк итсен! Әмин! Бәйрәмнәребез котлы булсын! Киләсе Рамазан айларын бәхеттә, сәламәтлектә, көчле иман белән каршы алырга насыйп булсын! Әмин! 🤲🕊