844просмотров
74.5%от подписчиков
17 марта 2026 г.
Score: 928
Бөгелмәдә яңа муниципаль автобуслар сатып алдылар, һәм аларның яртысы шунда ук ремонтка озатылды. 2024 елда шәһәр 1,4 миллиард сумлык казначейлык кредиты исәбенә Павлов автобус заводында җитештерелгән «Вектор Next» маркалы 14 автобус алды. Халык шатланды, пассажир агымы артты, әмма автобуслар даими ватыла башлады. Хәзер аларның нибары алты-сигезе генә тотрыклы эшли. Февраль ахырында Рөстәм Миңнеханов ризасызлык белдерде: вәгъдә ителгән тотрыклылык кайда? Бөгелмә 2021 елда автобуслар белән бәйле җәнҗалны да яхшы хәтерли. Бу хәл өчен кем җавап тота? 📩 Яңалыклар җибәр | Резерв