119просмотров
63.0%от подписчиков
8 апреля 2025 г.
📷 ФотоScore: 131
шул ук вакытта Мәҗит Гафури нәрсә язган: Милләтем булганга татар,
Мин дә булдым бер татар;
Бергә булгач асыл җенсем,
Бергә булсын аһи-зар.
Алга китсә, бергә киттем,
Ташламам мин боларны;
Милләтем алга китәр дип,
Хөсне занн боларга бар.
Астын өскә кылды алар,
Дөньяның үткән заман;
Шуларга мәнсүб татармын,
Дип кылырмын ифтихар «Милләт мәхәббәте» җыентыгыннан шулай ук Мәҗит Гафуриның тагын бер шигыре: Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел;
Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел[…]
Мин бала чактук “әти-әни” дидем шул тел белән,
Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм” дигән шул тел белән.
Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм […] #мирасыбыз