И
ИСЛАМ - СӘҒӘҘӘТ ДИНЕ
@dinsagadat449 подп.
233просмотров
51.9%от подписчиков
5 марта 2026 г.
Score: 256
ГАРӘП ҺӘМ МӨСЕЛМАН ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕ ▪️ Париж француз хуш исле сулары белән танылган, әмма аларның уйлап табылуына төп сәбәп — кешеләрнең тәненнән килә торган начар исне бетерү булган. Бу пычраклык төрле чирләрнең таралуына сәбәпче була, мәсәлән, вакыт-вакыт таралган чума чире халыкның яртысын яисә өчтән бер өлешен кырып барган. Ул вакытта Европаның иң зур шәһәрләре булган Париж яки Лондонда халык саны иң күбе 30-40 мең булса, мөселман шәһәрләрендә халык саны миллионнан арткан. Төньяк Америка индейлары исә Европадан килгән илбасарлар белән очрашканда, алардан килгән чыдамсыз сасы ис аркасында борыннарына чәчәкләр кыстыра торган булганнар. ▫️ Француз тарихчысы болай дип яза: «Без, европалылар, үзебезнең тормыш хезмәтләребез өчен гарәпләргә бурычлы. Мөселманнар безне тән чисталыгын сакларга өйрәтте. Алар киемнәре керләнеп, сасы ис чыгара башлаганчы алыштырмаган европалылардан бөтенләй үзгә иде. Без алардан үрнәк алып, киемнәрне салып юа башладык. Мөселманнар чиста, якты киемнәр киделәр, хәтта кайберләре киемнәрен изумруд, якут һәм коралл кебек асылташлар белән бизи иде...» #ШәйхГайсә@hakdinebez
233
просмотров
1108
символов
Нет
эмодзи
Нет
медиа

Другие посты @dinsagadat

Все посты канала →
ГАРӘП ҺӘМ МӨСЕЛМАН ЦИВИЛИЗАЦИЯСЕ ▪️ Париж француз хуш исле с — @dinsagadat | PostSniper