323просмотров
9.3%от подписчиков
29 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 355
Быел апрель узган елларга караганда җылырак булачак. Бу хакта Татарстан гидрометеорология үзәге мәгълүматлары сөйли.
Синоптиклар республикада һаваның уртача температурасын климатик нормадан 2 градуска югарырак дип фаразлый.
Гидрометүзәктә искәртүләренчә, Казан буенча норма 5,8 градус җылылык, Татарстан буенча 5,4 градус тәшкил итә.
Апрель аенда явым-төшемнәр саны уртача күпьеллык күрсәткечләргә туры киләчәк. Казанда бу 33 миллиметр, республика буенча – 30 миллиметр, дип хәбәр итә "Әлмәт таннары".