5.1Kпросмотров
26.0%от подписчиков
20 марта 2026 г.
Score: 5.6K
Гает бәйрәме бер-береңнең хәлен белү, бүләкләр бирешү көне🥰 Флюра әбине аеруча якын итәм мин, чөнки ул миңа дәү әниемне хәтерләтә❤️ Аның да аягын кискәннәр иде, 8 ел коляскада йөрде. Бу нурлы әбекәй Җәлил әти ягыннан туган безгә... ⠀
⠀
Бу видеоны куюымның максаты мактану түгел, дөрес аңлагыз. Инт@грамда үзем дә яхшылык эшләүчеләрнең : мохтаҗларны ашаталармы, кемгәдер ярдәм итәләрме, яки башка изгелек эшлиләрме... Андый видеоларны бик яратып күзәтәм һәм алардан үрнәк алам, күбрәк яхшылык эшлисе килә башлый. Шуңа үзем дә, уңайсызланып булса да, бу видеоны куярга булдым. Тәрбияви блог алып баргач, урынсыз булмас иншаллаһ🤲⠀
⠀
Мин өлкән яшьтәгеләрне аеруча яратам😍 80 нән үткән әби-бабайлардан нур бөркелеп тора бит🤲 Аларның догалары да кабул була... Шуңа күрә булдыра алганча өлкәннәрнең хәер догаларын алып калырга ашыгырга кирәк.⠀
⠀
Аларга синең күчтәнәчең дә, сәдәкаң да кирәкми, бары тик берничә минут сөйләшеп утыру тансык аларга. Без дөнья куабыз, вакыт үткәнен сизмибез дә. Ә аларга игътибар, җылы сүз кирәк. Шуңа да бераз туктап, вакытны җәлләмичә әби-бабаларыбызның, таныш булган өлкән яшьтәгеләрнең хәлләрен белеп, күңелләрен күрергә тырышыйк. БЕЗГӘ ДӘ АЛЛАҺ НАСЫЙП ИТСӘ КАРТЛЫК КИЛӘСЕ БАР, аның нинди булуын, кемнең кулына каласын без белмибез😢 әгәр без шулай олыларга игьтибарлы булсак, иншаллаһ КАРТЛЫГЫБЫЗ ДА БӘХЕТЛЕ БУЛЫР🤲