16просмотров
2.4%от подписчиков
29 марта 2026 г.
Score: 18
Миләүшә Хабетдинова татар мәдәниятендә барган җимергеч вәзгыятькә галимә буларак бәя бирергә тырыша. Ул мәсьәләгә глобаль рәвештә карый, ә аның белән бәхәсләшүчеләр детальләргә кереп китәләр. Әйе, Тукай фәрештә түгел, ул теләсә кемгә теләсә нәрсә яза алган. Үзеннән 30 яшькә олырак дин әһеле, матбагачы, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимны да хайван дәрәҗәсендә тасвирлап памфлетлар язган. Моны Тукайның яшьлек максимализмына да, яшь буын белән өлкән буын бәрелешенә дә кайтарып калдырырга мөмкин. Тукайның андый селтәнүләре күп булган, кешеләрне рәнҗеткән булса, теге дөньяда үзе җавап бирер. Әмма аның мондый күңелсез якларын тагы бер кат, бигрәк тә, сәхнәдән, дөньяга чыгарып селтәү кирәк идеме икән? Үлеме алдыннан Тукай күп кенә язганнарына үкенгән, алардан баш тарткан. Тукай үзенең тормышыннан нәкъ менә шундый ямьсез якларын кабат халыкка күрсәтүне теләмәс иде. Мин дә үземә карата моны теләмәс идем, беркем дә теләмәс иде. Әйе, Тукайны ничек бар - шулай күрсәтәбез, дип әйтүчеләр дә булыр. Болай барса, шагыйрьнең салган баштан " тәтәйләр" янына йөргәннәрен дә сәхнәдән күрсәтә башларлар инде, замандашлары шулай язып калдырган бит! Миләүшә ханым шәхесләрне менә шулай публично, милләт алдында чишендерүгә, фаш итүгә каршы инде. Тукай милләт язмышы, халкының аянычлы хәле турында язган шигырьләре белән ТУКАЙ ул! Башка шәхесләргә дә тарихи бәяне милләт язмышын чагылдырган, аның үсешенә өлеш керткән хезмәтләре өчен бирергә кирәк. Милләтне милләт итүче - аның шәхесләре. Татар халкының милли каһарманнары да - алар. Һәм аларны халыкка хезмәтләре дәрәҗәсендә күрсәтә белергә кирәк. Үзара ызгыш- талашлар аша түгел, ямьсез якларын, шәхси тормышларындагы җитешсезлекләрне алгы планга чыгарып түгел, ә милләт өчен фидакарьлекләрен, хәтта корбан булуларын күрсәтә белергә кирәк. Хәзерге татар сәхнәсе, гомумән, әдәбият һәм мәдәният тә җиңел юлдан китте. Конфликтны, каршылыкны кешеләрнең үзара ызгыш- талашларыннан, җитешсезлекләреннән эзли. Ә ул каршылык тарих төпкелләрендә ята бит! Кызганыч, татар әдәбияты да, сәхнә дә аны ачмый. Ачырга белемнәре дә, көчләре дә, батырлыклары да җитми. Шуңа күрә, татар сәхнәсендә милләт өчен шәһит киткән Батырша хәзрәт тә, Японияләргә барып, ислам динен керткән, мөфти булган Габдрәшит хәзрәт Ибраһим да, милләт һәм татар дәүләтчелеге өчен Сталин палачлары тарафыннан Казан уртасында атып үтерелгән Һади Атласи да юк... Алар урынына татар сәхнәсе Тукайдан да кәмит ясап, милләтнең танылган шәхесләрен үзара талаштырып, аларның юрган асларында актарынып, шуннан тамаша ясап, көн итә, мәйдан тота... Галимә буларак, Миләүшә Хабетдинова шуларны аңлатырга теләгәндер, дип уйлыйм.
. Фәүзия Бәйрәмова- Аймал. Язучы, тарих фәннәре кандидаты.
. Түбән Новгород өлкәсе.
. 29.03.26.