675просмотров
71.0%от подписчиков
27 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 743
Бүген – Халыкара театр көне. Районыбызның барлык сәхнә осталарын, үзләрен шушы өлкәдә сынаучылар һәм Апас халык театрында катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм! Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге «Бар дөнья - театр» районкүләм балалар театр коллективлары фестивале быел дүртенче тапкыр узды. Танылган якташыбызның эшен дәвам итә яшьләребез. Бу безнең өчен горурлык һәм сөенеч! Сезгә яңа иҗат үрләре, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим! Киләчәктә дә матур, гыйбрәтле әсәрләр тудырып, халкыбызны шатландырырга язсын! #Апас #Апастово