А
Агрызский район❤️
@agryz_official1.5K подп.
316просмотров
20.6%от подписчиков
20 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 348
Раиля Тимофеева пишет: 🌙Рамазан аеның соңгы көнендә район башлыгы Ленар Фәрид улы Нургаянов ифтар ашы уздырды. Бу – бик күркәм һәм саваплы гамәл. Мәҗлескә Актаныш, Менделеев районнары имам-мөхтәсибләре, районыбыз имамнары, җитәкчеләр, уллары махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре, ураза тотучы дин кардәшләребез чакырылган иде. Аларны район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин сәламләде. Чара барышында тәрбияви вәгазьләр сөйләнде, изге теләкләр әйтелде, догалар кылынды. Бик күркәм һәм саваплы мәҗлескә чакырып , эчкерсез хөрмәт күрсәткән район башлыгына килгән һәр кунак зур рәхмәтен җиткерде. – Бүгенге мәҗлестә күрсәтелгән ихтирам һәм зур игьтибар озак вакытларга җитәрлек күңел яктылыгы калдырды, – диде әнием Гүзәлия Әзиятова да. Ленар Фәрид улы хөрмәт итеп килгән һәр кешегә тирән рәхмәтен белдерде. Барчабызга нык сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, илләребезгә тынычлык теләде.
316
просмотров
944
символов
Нет
эмодзи
Да
медиа

Другие посты @agryz_official

Все посты канала →
Раиля Тимофеева пишет: 🌙Рамазан аеның соңгы көнендә район б — @agryz_official | PostSniper