93просмотров
2.9%от подписчиков
30 марта 2026 г.
🎬 ВидеоScore: 102
📚Апрель – Тукай ае
📖 26 апрельдә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула.
Шул уңайдан “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының социаль челтәрләрендә
1 апрельдән “Күңелләрдә Тукай шигырьләре” рубрикасын ачып җибәрәбез.
НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
✅ Тукай шигырен укып видеога төшәргә.
✅ “Әгерҗе хәбәрләре” газетасының Вконтактедагы битенә җибәрергә (сообщение яки предложить пост).
✅ Үзегез турында мәгълүмат язарга (исем-фамилия, яшәү урыныгыз, яшегез).
✅ Видеолар апрель ахырына кадәр кабул ителә.
✅Балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала.
🎤Габдулла Тукайның "Бала белән күбәләк" шигырен Кадыбаш мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Зилә Бәшәрова сөйли. #тукай140 #татмедиа #тукайныукыйбыз #читаемтукая