335просмотров
37.8%от подписчиков
24 марта 2026 г.
Score: 369
Сәләт проектларына кушылыгыз! 💥 Сәлкешләр өчен:
🤩 «Сәләтле җәй - 2026» ял итү кампаниясе ⛳️ 24 юнәлеш: фәннән алып туризмга кадәр
☀️ 24 майдан башлап 31 августка кадәр
👥 8 - 18 яшь
🏡 Татарстан, Чувашия һәм Кырым Республикаларының заманча үзәкләре һәм базалары
Гаризалар selet.biz сайтында кабул ителә 📸 «Челтәр» медиа – клубы белән берлектә уздырылучы «Алчарлар» проекты ✅ махсус уку-укыту программасы ✅ социаль челтәрләреңне алып бару ✅ җәйге аланга юллама оту Гаризалар 29 мартка кадәр кабул ителә 🌟 «Олимп» имтиханнарга һәм олимпиадаларга әзерлек мәктәбенең язгы сменасы
🏔1-11 сыйныф укучылары
🏔 30 март - 5 апрель
🏔 «Йолдызлы» базасы ✍️ Флүс Латыйфи исемендәге XV республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсы
Конкурсның номинацияләре:
✍️ шигърият ✍️ чәчмә әсәр ✍️ балалар әдәбияты ✍️ драматургия ✍️ публицистика
✍️ Бөек Биләр рухы яши күңелдә (Биләр тарихына багышланган махсус номинация)
✍️ «Тукай оныклары» (Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган махсус номинация) ✍️ «Каһарман шагыйрь» (Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган махсус номинация)
✍️ «Фән йолдызы һәм кабатланмас шәхес» (Сәләт Остазы, академик Мирза Исмаил улы Мәхмүтовның 100 еллыгына багышланган махсус номинация) Гаризалар 8 апрельгә кадәр кабул ителә Әйдаманнар өчен:
👕 «Әйдаманнар мәктәбе» проектының икенче дулкыны
☀️ җәеңне Сәләттә үткәрү 🔥 команда
🥹 сәлкешләр мәхәббәте
Гаризалар 17 апрельгә кадәр кабул ителә 💬 «Сөйләш» сөйләм клубы
❤️ татар телле мохит
❤️ сөйләм телен камилләтерү
Гариза тутыру өчен сылтама 👈🏻 Укытучылар өчен:
⏭Бөтенроссия «Татар теле – халкым теле» конкурс һәм семинарының икенче этабы⏮
🔵темасы: «Төрле фәннәрне (шул исәптән татар теле һәм әдәбиятын) татар телендә укытуда заманча технологияләр куллану»
🔵алдынгы белгечләр
🔵тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы
Гаризалар 23 мартка кадәр кабул ителә