202просмотров
28.2%от подписчиков
25 марта 2026 г.
Score: 222
السلام عليكم ورحمة الله وبركاته ✨Кадерле дин кардәшләр!✨ Сезне чын күңелдән мөселманнарның олуг бәйрәме - Ураза Гаете белән котлыйбыз✨ Барча мактауларыбыз Раббыбыз Аллаһка булсын! ✨Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә иман ныклыгы, җан тынычлыгы, хәерле-бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, дөньябызның тыныч, күкләребезнең аяз булуын, көтелмәгән җирдән хәләл ризыклар, куанычлар насыйп итсен🤲 Раббыбызның нигъмәтләренә шөкер итеп, һәрбер көнгә сөенеп, бер-беребезнең кадерен белеп, ярдәмләшеп яшәргә насыйп булсын🤲 Изге Рамазан аенда чистарынган калебләребезне шул килеш саклап, алдагы көннәрдә дә хәерле гыйлемнәр алып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, тыйганнардан тыелып, Аллаһның әмерләрен үтәп яшик🤲 Шамил мәдрәсәсе администрациясе