200просмотров
8.6%от подписчиков
27 марта 2026 г.
stats📷 ФотоScore: 220
27 Март – Бөтендөнья театр көне Театр – иң борынгы күңел ачу ысулы. Аның тарихы антик чорларга – Борынгы Грециягә барып тоташа. Биредә тамашалар өчен ачык һавадагы махсус корылмалар – амфитеатрлар төзелгән. Тамаша карарга бик күп кеше җыела торган булган: байлар да, ярлылар да карый алган. Артистлар рольгә сәхнәдә егылып үләр дәрәҗәдә тирән кереп уйный торган булганнар. Тамаша бары тик бер генә тапкыр күрсәтелгән һәм пьеса авторы үзе дә анда турыдан-туры катнашкан... Барлыкка килүенә гасырлар гына түгел, меңъеллыклар узса да, сәнгатьнең бу төре әле дә популярлыгын югалтмый. Бөтендөнья театр көне – барлык театр әһелләре һәм сәнгатьне бәяләүчеләр бәйрәме. Театр тормышы белән бәйле һәркем – артист, режиссер, сценарий авторы, ут куючы, костюмер һ.б. өчен ул аеруча мөһим бәйрәмнәрдән санала. Бу көнне, кагыйдә буларак, хәйрия спектакльләре, яңа постановкаларның премьералары күрсәтелә; актерлык осталыгы буенча мастер-класслар уздырыла; төрле тантаналы чаралар, концертлар, мәшһүр артистлар белән очрашулар оештырыла. Дөньякүләм танылган мәдәният эшлеклеләре театр сәнгате әһелләренә матур теләкләр юллыйлар. Әлеге традиция Халыкара театр институты советы карары нигезендә барлыкка килә һәм 1962 елдан бирле дәвам итә.