193просмотров
24.8%от подписчиков
28 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 212
Алдынгылар хәрәкәтенең региональ бүлеге тарафыннан үткәрелгән Татарстан Республикасы Рәисе гранты җиңүчеләре бүләкләнде. Аларга ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Рәсәйкүләм балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләймановтан дипломнар тапшырылды. Конкурс беренчел бүлекчәләр тарафыннан социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Теләче районыннан конкурска 13 проект гариза тапшырган, шул исәптән 4се җиңү яулады. Алар гомуми бер миллион сумлык грант отты. Җюри тарафыннан иң яхшылары булып Олы Мишә мәктәбе, Теләченең икенче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы, Балалар сәнгать мәктәбе һәм Балаларны савыктыру мәгариф үзәге (ДООЦ) танылды.