934просмотров
18.5%от подписчиков
28 марта 2026 г.
🎬 ВидеоScore: 1.0K
Әлфинә Әзһәмова «атказанган» исемен алырга лаекмы-түгелме дигән сорау туса, атказанган артистлар исемлеген барлап чыгыгыз әле бер. Барысы да киң географияле концерт программасы белән йөрде микән (гомумән концерт куймаучылар да бардыр әле)? Аннан соң, концерт кую критерие юк та ул мактаулы исем нигезләмәсендә. «Татарстан мәдәниятына өлеш кертү» бар мәсәлән. «Уңай репутация» бар, «Татар мәдәниятын популярлаштыру» бар. «Профессиональ җәмгыять тарафыннан танылу» бар. Боларның барысы да Әзһәмовага хас әйберләр. Аның хәзерге хайпы популярлыкның икенче дулкыны инде. Беренче дулкыны да шушыннан ким түгел иде, хәтерләсәгез. Аның аеручы популяр җырлары шул 3-4 тирәседер, ләкин чор шәхесе, феномен буларак Әлфинә ханым һичшиксез бу исемгә лаек. Элвин Грейны «иң мөһиме яшьләрне татарча җырлатты» дип мактадылар бит. Беркеткән видеоларга карагыз: Әзһәмова җырлатмый мени? Анда бер генә әйбер юк: «атказанган» булыр өчен театр, филармония кебек оешмадан ходатайство кирәк. Мөһим мәдәни яки дәүләт учреждениесендә эшләргә кирәк. Шунда 10 ел түзеп, дипломнар җыеп, концертларда осталыѓыңны күрсәтеп тора алсаң болай да бирәләр ул атказанганны. Бик кирәкле кешенең сүзен тыңлап, аның гаилә чараларына килеп куандырып процедураны күпкә җиңеләйтергә, тизләтергә дә була. Бөтен документларың, стажың, юлламаларың була торып кире борырга да мөмкиннәр. Тик торганнан гына «этенә дә бетенә бирәләр», «ул исемнең дәрәҗәсе юк» «кем соң ул?» дигән комментарийлар белән тулмый чираттагы мактаулы исем бирелү турындагы яңалык. Шуңа «Әзһәмова кемнән ким?» дигән социаль протест төсмерле инициатива туды да.