766просмотров
15.2%от подписчиков
28 марта 2026 г.
🎬 ВидеоScore: 843
❗️Әлфинә Әзһәмовага “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирүләрен сорыйбыз! 🎶 Ничәмә-ничә буын татар кешесе Әлфинә Әзһәмованың җырларында үскән.
Бүгенге заман үсмерләре, ягъни зумерлар да аны үлә-бетә тыңлый.
Бер концертын да калдырмыйлар.
Надежда Кадышева феномены татар эстрадасына Әлфинә Әзһәмова аркылы килеп керде. Иң гаҗәбе – Әлфинә ханым 40 яшенә кадәр Чаллы шәһәрендә яшәүче гап-гади КАМАЗ эшчесе була.
Ә 40 яшьтән соң супер йолдызга әйләнә.
Миллионлаган татар халкында юк бүтән андый кеше. 🎶 Әлфинә Әзһәмованың татар эстрадасы үсешенә керткән өлеше әйтеп бетергесез зур.
Бүген дә актив иҗатта ул.
Әмма, ни кызганыч, дәүләттән бирелгән бер исеме дә юк аның. ✍️ Әйдәгез, шушы гаделсезлеккә нокта куеп, дәүләткә мөрәҗәгать итик: Татарстанның премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева (pr.fazleeva@tatar.ru) белән Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпованың эш почталарына (mkrt@tatar.ru) хат язып җибәрик.
“20 ел сәхнә тоткан җырчы Әлфинә Әзһәмовага "Татарстанның атказанган артисты" исемен бирүегезне сорыйбыз”, дип. 🙏 Бәлки, ниһаять, гади халык сүзен ишетерләр һәм колак салырлар... ✍️ Кемнәр хат язып җибәрә, шулар бу пост астында "+" куя, яме.