917просмотров
18.2%от подписчиков
28 марта 2026 г.
📷 ФотоScore: 1.0K
Язылучылардан мөһим өстәмә килде: теге яисә бу төркемнең администраторлары исеменнән төркемгә хәбәр язу очраклары да шактый. Теләсә-нәрсә язып утыру мыскыл итү өчен түгел, кешенең игътибарын җәлеп итеп: "Нишлисең син?" дип шәхси хәбәр җибәргәннәгә ссылка ыргытып, аларның да аккаунтларына хуҗа булыр очен эшләнә. Шунда ук яраклашалар татарча язарга да. Иң мөһиме кеше игътибар итсен, шок булсын, кызыксынсын. Мошенник Авариягә эләктекм дип шунда ук акча да сорарга мөмкин, "мин исерек" дип таксига да. Игътибарлы былыгыз. Дөреслек өчен шунысын ассызыклыйм: мондый очраклар телеграмда да бар, әмма МАХта аеруча күп бу арада. Нәкъ шулай ук тавыш бирергә сылтама җибәреп аккаунтларны тартып алалар. Бу теманы бклгән, ышанычылы кешеләр аша үз телефоннарыгызны катлаулырак пароль, тке факторлы аутентификация аша яклагыз, нинди мөмкинлек бар барысын да файдаланыгыз. Кайда гына утырсагыз да.