905просмотров
18.0%от подписчиков
28 марта 2026 г.
Score: 996
Хәерле көн, милләт! Интернетларыгыз эшлидер, ялларыгыз тыныч кына узадыр дигән теләктә канал эшен дәвам итәм. Бу көннәрдә игътибар иткән бер үзенчәлек: МАХ месенджерында миңа таныш булмаган ике кешедән "проголосуй за меня" дип сылтамалы хәбәрләр килде. Сылтамага кермәдем, билгеле. Сезгә дә игътибарлы булырга киңәш итәм. МАХта бик күп кирәкмәгән, деструктив аккаунтлар, каналлар теркәлә. Мошенниклар өчен телеграм ни, инстаграм ни, МАХ ни - аерма юк.