Сәләтчеләр «ШАЯН ТВ» телеканалында кунакта! 🌈 29 март һәм 5 апрель көннәрендә 9:40 һәм 17:40 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» телеканалын ачарга онытма, чөнки «Тамчы-шоу» тапшыруында Сәләтнең иң актив сәлкешләре катнашачак! 😍 Безнең белән бергә бул! 💜
СӘЛӘТ
Сәләтле һәм талантлы яшьләр берләшмәсе! Сәләткә кушылыгыз 💜 #сэлэт #selet #сәләт
Графики
📊 Средний охват постов
📉 ERR % по дням
📋 Публикации по дням
📎 Типы контента
Лучшие публикации
9 из 9«Сәләтле җәй» командасына кушылырга, зәңгәр футболка иясе булырга һәм җәеңне онытылмаслык итәргә телисеңме? Хыялыңа таба адым ясар вакыт җитте! 👍 «Әйдаманнар мәктәбе»нең икенче дулкыны 🌟 🔵18-19 апрель 🔵Сәләт йорты Булачак әйдаман, бу синең мөмкинлегең, кулыңнан ычкындырма — тизрәк гаризаңны җибәр! 😉 #Әйдаманнармәктәбе
👾 «Сәләт» белән бергә бул! Сәләт берләшмәсенең яңалыклары; барлык проектларыбыз турында мәгълүмат; сез яраткан рубрикалар; яхшы кәеф безнең MAXта! Кушылыгыз һәм хәбәрдар булыгыз! 💜
«Алчарлар» проектының беренче катнашучылары рәтендә булган, 2025 елның җәйге «Сәләт» аланына юллама белән бүләкләнгән Сәләтче Зилә Газизова яшь активистларны «Алчарлар»га кушылырга чакыра! 😍 Бу үзеңне күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә яңа белемнәр туплау һәм кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге! Гаризалар 29 нчы мартка кадәр кабул ителә! 🙌 #Алчарлар
«Сәләтле җәй» Сәләт «Алмагач» мәктәбендә! ☀️ «Саба», «Галәм», «Иҗат», «Шәхес» аланнары әйдаманнары бу атнаны «Алмагач» мәктәбе укучылары өчен иҗади остаханәләр үткәрде. Очрашулар барышында алар балаларны милли дизайн, журналистика, ШТК һәм иҗат төрләре белән таныштырдылар, алар белән бергә истәлекле бизәкләр һәм открыткалар ясадылар 🧩 Сәләт аланнарына гаризалар монда кабул ителә! 💜 #СәләтлеҖәй #Саба #Галәм #Иҗат #Шәхес
«Сөйләш» сөйләм клубы белән якынрак танышыйк 🎙 Әйдаман абыйлар һәм апалар, төрле уеннар һәм татар юморы аша татар телендә иркен сөйләшергә өйрәнергә, танылган экспертлар белән очрашырга телисез икән, безнең сөйләм клубына кушылыгыз! Моның өчен бары тик керү анкетасын тутыру кирәк. Көтәбез сезне 💜 #СөйләшКлубы
Ел аланы сәлкешләре, сез мондамы? ⭐️ «Манзара» аланының иҗади очрашуында балалар график дизайн серләренә төшенде, «Манзара хәбәрләре» чыгарылышын әзерләү процессында катнашты, смена программасы һәм кызыклы форматлар турында фикер алышты. Һичшиксез, җәен аларны шәп каникуллар көтә! 😉 Җәйге аланга гаризаны рәсми сайтыбызда җибәрергә мөмкин 💜 Мондый чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. #СәләтлеҖәй #Манзара
📌 Атна дәвамында Сәләттә нинди чаралар көтелә? «Сәләтле атна» рубрикасы белән таныш, актив һәм хәбәрдар бул 💜