Хатын-кызларны бәхетле булырга өйрәтүче/ илһамландыручы беренче мотивацион татар китабы. Чит илләрдә, урысларда буа буарлык андый китаплар. Нишләп әле татарда булмаска тиеш?!.
Чулпан Гали
Матурлыкка, мәдәни, җәмгыятьтәге вакыйгаларга, китапка битараф кала алмаган журналист күзәтүләре
Графики
📊 Средний охват постов
📉 ERR % по дням
📋 Публикации по дням
📎 Типы контента
Лучшие публикации
12 из 12Мин монда үлә-бетә видео кертәм, ачыламы соң алар? 🙈😂
Сүз уңаеннан, укый башлаган, әмма әле укып бетерә алмаган шундый китап. Кешенең эчке куркуларын бетереп, эчке иреген табу турында чәйнәп каптырылган. Бүген китап кибете киштәләрендә популяр китап.
Игенчеләр дә КВН уйный! Сабадан җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" командасы. Алар уенның Гран-при хуҗасы да. Авылда яшәп, сәхнәдә уйнап, шаяртып йөргәннәргә афәрин! Аларга карап әле яшибез диясе килә. Татар юморы ни дисәк тә авылда инде ул. Авыл агайларының апаларының йомры-йомры сүзләре белән сөйләшүе, сүз уйнатулары бүген үзе бер сәнгать кебек. Әмма ул гомер бакый шулай булган. Бу аларның һәм безнең (авылдан чыгып шәһәрдә шәһәрски булып йөрүчеләр) канында һәм ул шуңа ясалма да кебек күренми.
КВНга нокта куеп: талантлы татар яшьләре күп. Шөкер. Бигрәк тә егетләр сокландырды! Үзләре яшь, үзләре чибәр, үзләре юморной. Яшь чагым булса КВН тирәсендә генә йөрер идем😉😍
15 минутлык монолог! Сәхнәгә чыгып, туры басып кына торып бөтен эмоцияләрен җыеп, аларны бары күзләре һәм тавыш тембры белән биреп бөтен залны мышык-мышык китергән Рөстәм Гайзуллин бүген "Тантана"да "Икенче пландагы иң яхшы ир- ат роле" номинациясендә җиңү яулады. Рөстәм, син талант, дип әйтүдән туктамыйм. Котлыйм!❤️ (Талантлы актер гына түгел әле ул. Монысы апрель санында "Сөембикә" журналында)
Көн кадагына😉 "Гөргөри киленнәре" командасы.
Татарча КВНда укытучылар. Аксубай укытучылары командасы. Кичә беренче тапкыр татарча КВНга бардым. Көлүем башыма капты хәтта. Татарча юмор бар! Һәм кыю юмор да бар!
Казан крае халыкларының тарихи мирасын җыючы коллекционер үзе. Казанда беренче җәмәгать музее аның коллекциясе нигезендә ачыла икән. Моның оныкчыклары бар микән дигән сорауга күпме казынсам да җавап таба алмадым.